Ялгызларны кавыштыручы Гөлназ Мөхәммәд: Яучыга килергә оялмагыз (ВИДЕО)

Үз парын таба алмый йөрүчеләр ялгызлыктан котылу өчен нәрсә эшләргә тиеш? Бу эштә алар яучыларга таяна аламы? Яучылык белән шөгыльләнеп, кешеләрне бәхетле итүче Гөлназ Мөхәммәд “Яучыга килергә оялмагыз!” - ди.

Интертат.ру электрон газетасы аның белән интервью тәкъдим итә.

- Ялгызлык темасы бүген ни дәрәҗәдә актуаль?

- Ялгызлык проблемасы бигрәк тә урта яшьтәгеләр өчен актуаль. Алар, гадәттә, эшкә бирелеп, үзләренең шәхси тормышлары турында онытып, ялгыз калырга мөмкин. Мин Татарстан мөселман хатын-кызлар берлегендә яучылык белән инде 7нче ел шөгыльләнәм. Барлык ялгызларны гаиләле итәсебез килә, чөнки кешенең бөтен бәхете – гаиләдә. Балалар табып, бергә-бергә яшәүдә.

- Эшегезне ничегрәк алып барасыз? Эш схемасы нидән гыйбарәт?

- Мәсәлән, безгә ялгыз кеше телефоннан шалтырата яки Интернет аша яза. Үзләренең сорауларын бирә, аннан соң без очрашу вакытын билгелибез. Характерын, яшәү рәвешен, ниндирәк кешене пар итеп күрергә теләвен төрле сораулар биреп өйрәнәбез. Ул анкетада бер якта үзе турында мәгълүматларны күрсәтә, ә икенче ягында үзенә пар итеп күрергә теләүче кеше турында теләкләрен яза. Ерактан төшерелгән һәм якыннанрак фигурасы күренгән ике фото сайлап алабыз. Анкета тутыргач, аның белән киңәшләшеп, аның холкына туры килгән кешене күрсәтәм. Берәрсен сайлыйбыз да аңа кызның фотографияләрен җибәрәм, кыз турында сөйлим. Бер-берсен ошаткан кебек булсалар, алар очрашырга сүз куеша.

- Сезнең картотекада күпме ялгыз кеше исәпләнә?

- Безнең базада хәзерге вакытта 3 меңгә якын ялгыз бар. Болардан тыш та килергә теләүчеләре, кызыксынучылары бик күп. Картотекада хатын-кызлар күбрәк.

- Моның сәбәбе нидә?

ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/angama-tt/item/65018-g%D3%A9lnaz-m%D3%A9h%D3%99mm%D3%99d-yauchyiga-kilerg%D3%99-oyalmagyiz.html

Мирһади Разов: социаль челтәрдә - дуслар, реаль тормышта - исәнләшмиләр

«Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире, популяр җырлар авторы Мирһади Разов Фейсбукта дуслык төшенчәсе турында фикер урнаштырды.
«Шундый заманда яшибез: социаль челтәрдә дус булган берәр кешене урамда очратып, «Исәнмесез» дисәң, ул сине йә күрмәмешкә салыша, йә кем микән бу дип, җавап бирми тизрәк үтеп китә. Казанга баргач, менә шундый берничә очрак булды. Сан өчен «дуслар» җыючылар һәм үзләрен әллә кемгә куючылар безнең милләттә дә җитәрлек. Тәкәбберлекме бу, әллә икейөзлелекме?», дигән сорау күтәрә ул.

intertat.ru электрон газетасы хәбәрчесе журналист Мирһади Разов белән телефон аша элемтәгә керде. Чыннан да, интернет челтәрендә дус итеп теркәлгәннәрнең аңа сәлам бирми үтеп киткән очраклар еш була икән бит. Бигрәк тә Казанга "Татмедиа"га төрле җыелышларга килгәч, коллегаларының танымавына үрсәләнә ул...
- Интернетта «дусларым» җитәрлек. Шагыйрь, журналист булгангамы инде, композиторлар, җырчылар, артистлар социаль челтәрдә минем дусларда теркәлә. Иң беренче чиратта, мин аларның татар милләтеннән булганнарына өстенлек бирәм. Моңарчы бер дә таныш булмаган адәм икән, иң беренче аларның социаль челтәрдә урнаштырылган мәгълүматлары белән танышып чыгам. Рухыма, калебемә туры килгәннәрен, фикерле кешеләрне «дуслыкка» кертәм. Тик ни хикмәт, чынбарлык тормышта очрашканда, алар исәнләшми, хәтта борын чөереп узып китә. Бигрәк тә "Татмедиа" җыелышларында Казанда эшләүче коллегаларның танымаганына аптырыйм. «Сиңа, без кала журналистлары дәрәҗәсенә җитәргә әле?!» - дигәнрәк кебек килеп чыга.

Икейөзле кешеләр дип атыйм мин аларны. Беләсезме, бу күренеш татарлар арасында ешрак очрый, рус милләтеннән булган дусларым белән андый хәлләргә тап булганым юк. Авыз тутырып бер-берең белән исәнләшеп йөрүгә ни җитә бит, ди Мирһади әфәнде.
Бер акыл иясе әйткән: «Дуслык - эчкерсез, ныклы бәйлек». Ә адәм баласының һәрвакытта да бәйле буласы да килми бит әле аның. Виртуаль ахирәтлек турында башкалар нинди фикердә соң?

ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65017-m%D3%A9rshid%D3%99-kyiyamova.html

Сөннәткә утырту: дин дә, медицина да хуплый

Сөннәткә утырту ислам кануннары буенча яшәүчеләргә генә хас, яисә яһүд милләте вәкилләре генә сөннәтле була дисәгез, ялгышасыз. Ирекле яшәү рәвешенә омтылган Америкада да моңа зур игътибар бирелә икән бит...

Интернет мәгълүматларына караганда, сөннәтләү – Америкада иң киң таралган операцияләрнең берсе. Аны яңа туган ир балаларның 80 процентына ясыйлар икән. Чагыштыру өчен: Израильдә бу сан 98 процентка җитә.

Коръәндә бу турыда да, ничә яшьтә сөннәткә утыртырга икәнлеге хакында да берни әйтелмәгән.Татарстан мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров болай ди:
- Сөннәт - пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең мирасы. Туган көнне исәпкә алмыйча, җиденче көндә сөннәткә утырту – Аллаһ илчесенең күрсәтмәсе. Мөселманнарга ир баланы туганнан соң нәкъ менә җиденче көндә сөннәтләү мөһим. Бер риваятьтә болай диелә: «Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с) оныклары Хәсән һәм Хөсәенне, туганнан соң җиденче көндә, сөннәткә утыртты» (Раваху Табарани). Балигъ булу белән сөннәтле булу мөселман кешесенең бурычына әйләнә.

Онанизм, мастурбациягә каршы көрәш – сөннәт

- Сөннәткә утырту операциясе дин күзлегеннән, гигиена максатыннан чыгып һәм медицина таләпләре буенча, дөньяның барлык илләрендә ясалган һәм ясала, - ди Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, балалар хирургы Рәшит Байбиков. - Бүгенге көндә Американың 80 процент ир-аты, чисталык саклау максатыннан, үзләре теләп бу процедураны узган. Төрле штата, төрле елларда бу саннар 20 проценттан алып 80 процентка кадәр аерыла.
1948 елга хәтле Британиядә туучы балаларның өчтән беренә бу операция ясалган. Хәзер анда ирләрнең бары 9 проценты гына шушы максат белән хирург пычагы астына ята. Канадада бу саннар – 20, Австралиядә исә 10 процент тирәсе. Кайбер Европа илләрендә һәм Америкада бу операцияне онанизм, мастурбация белән көрәш алып бару өчен дә пропагандалыйлар.

ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65012-m%D3%A9selman-pasportyi-bashkalarga-da-kilesh%D3%99.html

Фәнис Җиһанша: Марат Бәшәров янәшәмә басып, җомга намазы укыды

Мәскәүдә Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә һәм ислам фәлсәфәсенә багышланган "Югалган васыятьнамә" спектакльнең премьерасы тәкъдим ителәчәк. Тамашада Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнаша.

Дания Нуруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Минакова, Рамил Вәҗиев, Радик Бариев бер атна алдан ук Мәскәүгә барып репетицияләргә йөрде . Алар Марат Бәшәров һәм башка күренекле артистлар белән бер сәхнәдә уйный. "Марат - бик ачык кеше, күңелдә уңай фикерләр генә калдырды. Ул татарча сөйләшергә тырыша. Дания апа белән икәү уйный торган өлешнең прогонын карагач, яныма килеп: "Шәп! Бик көчле!" - диде. Хәтта күзенә яшь бәреп чыкты", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Минакова.

ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/65004-f%D3%99nis-%D2%97i%D2%BBansha-marat-b%D3%99sh%D3%99rov-yan%D3%99sh%D3%99m%D3%99-basyip-%D2%97omga-namazyi-ukyidyi.html

Татарстандагы иң мәшһүр татар авыллары (исемлек)

Бер авылда шәп итеп каймак ясыйлар, икенчесендә ат дагалыйлар. Өченче бер авылда кыз урлыйлар. Дүртенче бер авылны ат карагы таныткан, ә менә бишенчесен – популяр җыр! Intertat.ru Татарстандагы танылган авыллар исемлеген тәкъдим итә.

Әлдермеш - Биектау районындагы авыл.

Ярты мең кеше яши. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Дәрвишләр бистәсеннән качып киткән Әлдермеш бабай җитәкчелегендәге ике татар һәм бер мари нигез салган. Авылның бер очында - марилар, икенчесендә – татарлар яшәгән. Заман үткәч, марилар татарлашып беткән.

Авылны «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы белән Туфан Миңнуллин танытты. Авыл халкы татарның үлемсез Әлмәндәр бабае шушы авылдан дип ышана. Әмма моңа каршы килүчеләр дә бар – Апас районы Әлмәндәр авылы халкы бабайны үзләренеке дип саный.

Әлдермешнең икенче танылуына Хәния Фәрхи сәбәпче. «Әлдермешкә кайтам әле» (Урал Рәшитов көе, Тәслимә Низами сүзләре) җырының клибы да шушы авылда төшерелгән. Клипта бу авылда туган финанс магнатлары бертуган Сәгъдиевләр дә күренеп киткәли. Роликны әзерләүдә алар төп рольне уйнаган дигән фикер бар.

Яңа Кырлай - Арча районындагы авыл.

Ярты мең кеше яши. Алат юлы өстендәге Иске Кырлай һәм Яңа Кырлай авыллары Казан ханлыгы чорында ук булган. Элек авылда марилар яшәгән, соңрак бирегә Наласадан татарлар күченеп килгән. Авылда әлегә кадәр “чирмеш нәселләре” дип йөртелә торган гаиләләр бар.

Кушлавычта туса да, бу авыл Габдулла Тукайның кече ватаны итеп кабул ителә. Ул биредә алты яшеннән тугыз яшенә кадәр яшәгән. Авылда шагыйрьнең әдәби-мемориаль музее эшли.

ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65002-tatarstandagyi-i%D2%A3-m%D3%99sh%D2%BB%D2%AFr-tatar-avyillaryi-isemlek.html

“Айфара” үткәнен сагына: 90нчы еллардан фото

“Айфара” төркеменең бик күп җырлары авторы Ришат Галимов социаль челтәрдәге официаль төркемендә: "Менә без нинди идек",- дип язып, фото урнаштырды.

Ришат бу фотоның 1998 яки 1999 елда төшерелгәнен әйтте. Фотода (сулдан уңга) Рамил Кадыйров, Фәнис Мортазин, Рәшит Мәксутов, Алмаз Шәрифуллин һәм Алсу Кадыйрова, Илмира Латыйпова.

Быел төркем оешуга 25 ел һәм шул уңайдан “Айфара” зур концерт программасы әзерли икән. Алмаз Шәрифуллин төркемнең әле дә популярлыгын югалтмавын әйтте: "Залның тулы булачагына ышанам. Әлеге күрсәткеч төркемнең күп еллар алып барылган эшчәнлеге, ирешкән уңышларының нәтиҗәсе диеп әйтер идем",- диде ул Intertat.ru хәбәрчесенә.

"Айфара" төркеме 1992 нче елның 30 апрелендә Биектау районы мәдәният бүлеге каршында оеша. Төркемнең беренче составында Айдар Минһаҗев, Фәнис Мортазин, Рәшит Максутов, Айдар Гыймадиев, Айрат Даутовлар чыгыш ясый.

25 ел эчендә әлеге исемнәр күп тапкыр алышынды: кемдер килде, кемдер китте. Хәзерге вакытта "Ялкын" журналы баш редакторы булган Айдар Гыймадиев әлеге елларны болай дип искә алды:

ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/64997-%E2%80%9Cayfara%E2%80%9D-%D2%AFtk%D3%99nen-sagyina-90nchyi-ellardan-foto.html

Гаилә – милләт нигезе була аламы?

Россия гаиләләр таркалу буенча җир шарында алдынгылар рәтендә. Безнең илдә өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша икән. Инкыйлаптан соң какшаган рухи кыйммәтләр үзен сиздерәме? СССР вакытындагы гаилә иминлеген сакларга тырышып карадылар, ләкин ил таркалгач, адәм баласының рухи халәте икенче - арткы планга күчте.

Бу атнада Казанның «Гаилә» мәчетендә «Гаиләдәге мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары»темага түгәрәк өстәл булып узды. «Гаиләләр таркалуның иң зур сәбәбе - җәмгыятьтәге кризис. Илебездәге теләсә нинди торгынлык иң беренче нәүбәттә гаилә ныклыгына тәэсир итә,» - ди Татарстан Фәннәр Академиясенең гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Флүрә Илдарханова.

2015-2016 елгы статистикага күз салсак, Россиядә (мең никах арасында) Пенза өлкәсе беренче урында. Анда 655 аерылышу теркәлгән. Ә иң түбән сан Татарстанда - 646 пар аерылган.

«Гаиләдә ир кеше образына кытлык»

Флүрә ханым гаиләнең ныклыгын тәрбиядә күрә. Бу юнәлештә галимә татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләренә таянырга өнди. Ул җитәкли торган үзәк әлеге хезмәтләрне барлап, аларны китап итеп бастЫрып та чыгарган инде.


ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/64985-gail%D3%99-%E2%80%93-mill%D3%99t-nigeze-bula-alamyi?.html

“Татарча проектлар ярминкәсе”: укучылар шаккаттыра!

Өстәл уеннары, мобиль кушымталар, видеороликлар, татарчага тәрҗемә ителгән мультфильмнар, сайтлар, мобиль кушымталар. Бүген Казанның 2 лицей-интернаты укучылары «Татарча проектлар ярминкәсе»ндә үзләренең 20 иҗат җимешен тәкъдим итте.

Проектларның һәркайсы төрле булса да, аларны бер максат берләштерә. Ул да булса – татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү һәм туган телебездә яңа кызыклы продуктлар булдыру.

“Видеоролик – мәгълүмат тарату өчен иң яхшы ысул!”

Ярминкәдәге өр-яңа проектларның берсе – “Кызыклы фактлар видеоязмалары”. 10 сыйныф укучылары Марат Сәлахов һәм Булат Мингалиев интернет турындагы фактларны татарчага тәрҗемә итеп, махсус программада видеоролик ясаган. Татар телен өйрәнергә булыша торган проект, чыннан да, үзенчәлекле.

Моңарчы татарча видеоролик ясаучылар юк иде, дип саный проект авторлары. Аны булдырыр өчен шактый әдәбият укырга туры килгән.

– Бу – безнең әле беренче видеоролигыбыз гына. Шуңа да кайбер хаталар да бар. Мисал өчен, роликның кайбер урыннарында татарча шрифтны куллана алмадык. Әмма ярминкәдә безнең проект белән кызыксынучы аларны ничек дөресләп буласын аңлатты, – диде Марат.

Әлеге проектны эшләгәндә иң авыры анимация белән эшләү булган. Текстлар өстәү, киресенчә, җиңелрәк бирелгән. Егетләр якын киләчәктә тагын да күбрәк роликлар эшләргә җыена. Ә беренче видеоларын тиздән youtube.com сайтында күреп булачак.

“Мондый форматны башка проектларны тормышка ашырганда кулланып була. Әлбәттә, интернет турындагы фактлар тупланган видеоролик белән генә чикләнү дөрес булмас иде. Әлеге роликлар ярдәмендә төрле видеодәресләр, лекцияләр эшләп була. Минемчә, ул – мәгълүмат җиткерүнең бик отышлы ысулы. Проектыбызны иҗтимагый яктан файдалы һәм перспективалы, дип саныйм”, – дип сөйли егетләр.

Хәрәкәт мәктәпләргә керергә мөмкин

Лицейның татар теле һәм әдәбият укытучысы Рашат Якупов исә шушы проект дәвамында барлыкка килгән ике өстәл уенын киләчәктә табыш китерерлек бизнес итәргә теләге барлыгын әйтте. Моны ул акча эшләү максаты белән түгел, уеннарны киң кулланылышка кертү теләге белән дә аңлатты.

ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64977-%E2%80%9Ctatarcha-proektlar-yarmink%D3%99se%E2%80%9D-ukuchyilar-shakkattyira.html

Татар яшьләре: Кытайда чит ил укытучыларын чакыру модада

Сер түгел, Россия яшьләре арасында башка илләрдә эшләүчеләр дә бар. Статистикага күз салсак, чит илләргә күчеп киткән россиялеләрнең 25 проценты – 15-29 яшьлекләр. Бу 15 мең егет-кыз дигән сүз. Россиялеләрнең күбесе эш яки даими яшәү урыны итеп Евросоюз илләре, АКШ, Израильне сайлый. Уртача күрсәткечләр буенча 10 мең яшь кешенең сигезе башка илгә эш эзләп китә.


Алар арасында безнең республика яшьләре дә бар. Татарстанның яшь вәкилләре өчен чит илгә барып эшләү, ул, беренче чиратта, дөнья гизү генә түгел, ә үз көчеңне, сәләтеңне сынап карау да.

Intertat.ru хәбәрчесе Кытайда эшләүче татар яшьләре белән аралашты.

Чит илдән килгәннәрнең хезмәт хакы да зур

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасына эләгергә теләгән Илфат Вәлиев хәзерге көндә Кытайның Шанси провинциясе Тайюань шәһәрендә инглиз теле укытучысы булып эшли.
Казан федераль университетын тәмамлаган егет сайлау алдында калган: Казанда калып эшкә урнашыргамы, әллә башка илгә китеп, үзеңне сынап караргамы? Дуслары тәкъдиме буенча ул Кытайда эшләүне сайлаган. Кытайда балалар бакчаларына укытучылар эзләү белән шөгыльләнгән махсус агентлыклар бар. Илфат та махсус программа буенча түгел, ә агентлык аша эшкә урнашкан. Чөнки аның Казандагы дусларыныңа “өй-эш-өй-эш” принцибы буенча яшисе килмәгән.

ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64966-tatar-yashl%D3%99re-kyitayda-chit-il-ukyituchyilaryin-chakyiru-modada.html

Татарча җырлаган япон кызы Мидзуки: “Әбиемнең татар икәнен соңлап кына белдем”

"Исәнмесез, Япониядән барыгызга да сәлам! Минем иң яраткан татар ретро җырым "мин сине шундый сагындым" җырын җырладым. Тыңлагыз әле!" дип, язып куйган социаль челтәрдәге аккаунтына элгән видеосы астына япон кызы Мидзуки Накамура.


Таныш кызга эш буенча татарча эндәштем - шартлатып урысча җавап бирде. Тагын татарча язып карыйм, җавап шул ук. Ә Мидзуки белән рәхәтләнеп үзебезчә аңлаштык. Татар кызының үз телендә дәшергә кыенсынып утыруы өчен оят булды. Мидзуки исә татар телен үзлегеннән өйрәнгән. Хәзер исә татар телендә җырлый да.

Шамил бабай белән Таһирә кызы Сачико

Мидзукига 24 яшь. Ул Токиадан 80 чакрым ераклыктагы Михо авылында дөньяга килгән. Гаиләдә бердәнбер бала.

Мидзуки татар сүзләрен иң беренче тапкыр әбисе Александра авызыннан ишетә. Тик кызга дүрт яшь чагында әбисе вафат була. Ә тамырында татар каны агуын ул соңлап кына, 10 яшьләр тирәсендә белә.

–Әбиемнең әти-әнисе – Шамил бабай белән Таһирә әби тумышы белән Уфадан, – ди Мидзуки. – Татар дөньясына якынрак булырга теләп, алар Казанга күченә. Тик 1917 елгы революция аларның барлык тормышын чәлпәрәмә китерә. Чит илгә бәхет эзләп китүчеләр арасында алар да була. 1919 елда гаилә Харбинга килә, аннан соң Япониянең Йокоһаме шәһәренә күченә. 1935 аларның гаиләсендә бер кыз бала туа. Моңа кадәр аларның ике ир балалары була. Кызга японча Сачико, урысча Александра дип исем кушалар.

Бик кечкенә булса да, Мидзуки Сачико әбисе исән чагында җырлаган татар аһәңнәрен, татар җырларын хәтерли. Бигрәк тә аның күңеленә: “Шәл бәйләдем” җыры уелып калган.


ТУЛЫРАК: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/64959-tatarcha-%D2%97yirlagan-yapon-kyizyi-midzuki-%E2%80%9C%D3%99biemne%D2%A3-tatar-ik%D3%99nen-so%D2%A3lap-kyina-beldem%E2%80%9D.html